- и
- I. Татар алфавитындагы унынчы хәреф. II. И – 1. (Гадәттә эндәш сүзләр янында) сүзнең кемгә төбәлүен белдерү, игътибарны тарту өчен кулланыла и, егетләр. Төрле хисләрне белдерә и туган тел, и матур тел 2. Интонация ярдәмендә ярату, ис китү, искә төшерү, аптырау, кызгану, шелтәләү, ризасызлык һ. б. хисләрне көчәйтә и-и, истән дә чыккан 3. Газапланып ыңгырашканда, елаганда чыккан тавышны белдерә 4. Гадәттә стиль өчен кабатлап әйтелә торган һәр сүз янында килеп, тәэсирне көчәйтү өен кулл. и яуды, и яуды. III. И БУЛУ – Җайлы, кулай булу. IV. И – Борынгы телдә "ир-" формасында булып, хәзер "иде, икән, имеш, исә" сүзләре составында калган тамыр кисәк
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.